Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җинаять хроникасы 29.04.-5.05

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 62 хәбәр теркәлде, дүртесе–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 108 очрагы ачыкланды, шуларның 13е–җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 90 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.
Юлларда шундый хәлләр
*ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән 22 яшьлек Кушнаренко авылы кешесен тоткарлады. Аның мондый кырын гамәлне икенче тапкыр кылуы ачыкланды. Егеткә карата җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.
*ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасына идарә итү хокукы булмаган килеш скутерда китеп баручы 15 яшьлек үсмерне тоткарлады. Үзе әйтүенчә, скутерны әнисе бүләк иткән. Транспорт чарасы штрафстоянкага куелды, үсмернең әти-әнисе административ җаваплылыкка тарттырыла.
*Полиция хезмәткәрләре автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән водительне тоткарлый. Аның пассажиры – Калтай авылы кешесе хокук саклау органы вәкилләрен мыскыллый. Тикшерү материалы РФ Җинаять кодексының 319 маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен Дүртөйле районара тикшерү бүлегенә җибәрелде.
Интернет аша урлаганнар
Байталлы авылы кешесенең банк картасыннан интернет аша 19700 сум акчасын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
Малны караусыз йөртмәскә
Малларын караусыз чыгарып җибәргән өчен Тарабердино авылы кешесенә карата беркетмә төзелде. Ул БР административ хокук бозулары турында кодексының 7.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттырылачак.
Тимер дә чыдамый
*Әлегә ачыкланмаган кешеләр Бардовка авылы янындагы нефть скважинасының металл коймасын һәм баскычын кисеп алганнар.
*Яңа Бакай авылындагы сыерлар абзарыннан 22 данә металл рельс урлаганнар.
Полиция «ятмәсенә» эләккәннәр
Полиция хезмәткәрләре Иске Кормаш авылы янындагы буада ятмә белән балык сөзгән ике Дүртөйле районы кешесен тоткарлый. Аларның автомобиле, көймәсе, ятмәсе һәм алтмыш килограмм балык тартып алына. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: