Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
29 апрель 2019, 13:34

Җинаять хроникасы 22-28 апрель

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 102 хәбәр теркәлде, дүртесе–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 183 очрагы ачыкланды, шуларның 15е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 159 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.
Ике егет каза күргән
Әхмәт авылы янында автомобиль тәкмәч ата. Нәтиҗәдә 16 һәм 17 яшьлек ике егет каза күрә.
Тәки табылган!
ЮХИДИ хезмәткәрләре М-7 юлында Әлшәй районыннан хәбәрсез югалган сыйфатында эзләүдә булган 32 яшьлек хатынны тоткарлаган.
Алла сугар димәгән
Полиция хезмәткәрләре Иске Кормаш авылы мәчетеннән видеотеркәгеч мониторын урлаган кешене Уфа шәһәрендә тоткарлады. Ул мониторны урлап чыгу белән 400 сумга Иске Кормаш кешесенә саткан. Бу шикле бәндә турында полициягә хәбәр итүче табылмаган.
Вәт картлач!
1нче урта мәктәп янында 74 яшьлек исерек кушнаренколы балигь булмаган кызга бәйләнә. Ул ике тәүлек административ кулга алу рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды.
Хәбәр иткеч коткарган
Түбән Акбаш авылында өч кечкенә бала булган йортта төнлә электрүткәргечтә кыска ялганыш була. Янгын турында хәбәр иткеч тавыш сигналы бирү нәтиҗәсендә янгын зурга китми.
Телефоннар, телефоннар...
*Кушнаренко авылы кешесе ике кәрәзле телефон алу өчен интернет аша 18280 сум акча күчерә. Ләкин аңа түбән сыйфатлы башка маркалы телефоннар килә. Тикшерү үткәрелә.
*Полиция хезмәткәрләре Иске Камышлы авылында кәрәзле телефон урлаган кешене ачыклады. Ул 36 яшьлек шушы ук авыл кешесе булып чыкты.
Бакча йортлары янган
Шәрип авылыннан 8 километрда урнашкан «Урал» бакчачылык ширкәтендә коры үләнгә ут кабу сәбәпле дүрт бакча йорты, дүрт мунча, ике гараж, ике каралты яна.
Йорттан сатучылар кими
Полиция хезмәткәрләре Яңа Кормаш авылында һәм Кушнаренкода йортларыннан законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан өч кешене ачыклады. Алар административ җаваплылыкка тарттырыла.
Ихатада торса да
Әхмәт авылында бер кешенең ихатасында торган ВАЗ-2107 автомобиленнән аккумулятор урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
Контроль дә кирәк
Полиция хезмәткәрләре таныклыгы булмаган килеш скутерга идарә иткән 15 яшьлек Тарабердино кешесен тоткарлый. Аның 14 яшьлек пассажирының мотошлемы булмый. Мотоциклны егеткә нәнәсе бүләк иткән. Кызганычка, аны контрольдә тотучы булмаган. Мотоцикл штрафстоянкага урнаштырылды, егетнең әти-әнисе адмнистратив җаваплылыкка тарттырыла.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: