Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
22 апрель 2019, 13:06

Җинаять хроникасы 15-21 апрель

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 121 хәбәр теркәлде, бишесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 195 очрагы ачыкланды, шуларның 19ы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 161 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.


Ит урлаган
Югары Акбаш авылында 57 яшьлек бер хатын авылдашының йортыннан ит урлаган. Җинаять эше кузгатылды.
Ояты качкан
«Башагроген» җәмгыятендә чишмә коймасыннан тимер баганаларны һәм 264 метр металл челтәрне сүтеп алганнар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Үз илләренә озатылалар
Полиция хезмәткәрләре Кушнаренко авылында законсыз яшәгән ике Үзбәкстан Республикасы гражданинын ачыклады. Суд аларны үз илләренә кайтарып җибәрү турында карар кабул итте.
Вәт сиңа авылдаш!
Иске Баскак авылында берәүнең автомобиленнән электр эш кораллары һәм документларын урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре каракны ачыклады. Ул 33 яшьлек шушы ук авыл кешесе булып чыкты. Ќинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Ятьмә белән балык сөзгәннәр
Полиция хезмәткәрләре Илек авылы янында буада закон тарафыннан тыелган корал – ятьмә белән балык сөзгән браконьерларны тоткарлады. Аларның «Шевролет-Нива» автомобиле 18 метрлы ятьмә, резина көймәләре тартып алынды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Скутер белән ауган
Республика балалар клиник больницасына тән җәрәхәтләре белән 17 яшьлек Первушино авылы егете килә. Ул водитель таныклыгы һәм шлемы булмаган килеш скутерда идарә иткәндә ауган.
Исереккә юл такыр
Калтай авылында яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз, исерек хәлдә автомобильгә идарә итеп, ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлыга. Аның мондый кырын гамәле беренче тапкыр гына булмаганлыктан, җинаять эше кузгатылды.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Призывник», «Торак сектор», «Россия балалары» џђм башка искәртү акцияләре үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: