Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
16 апрель 2019, 17:25

Җинаять хроникасы 8-14 апрель

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 112 хәбәр теркәлде, дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 203 очрагы ачыкланды, шуларныћ 29ы – җәмәгать урыннарында исерек килеш књренњ, бишесе –бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 161 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән сигез кеше тоткарланды.
Хуҗасы белмәгән дә
Оператив эзләү чаралары үткәргән вакытта полиция хезмәткәрләре «Ивушка» бакчачылык ширкәтендә бер хатынның йортыннан әйберләр урлауны ачыклый. Бу җинаятьне ясауда шикле 41 яшьлек Уфа кешесе тоткарланды.
Йорттан сатучыларга көн бетә
Полиция хезмәткәрләре 56 яшьлек Үгез авылы кешесенең йортыннан законсыз рәвештә аракы сату белән шөгыльләнүен ачыклады.
Табыш алу өчен
Табыш алу өчен эшкуарлар ниләр генә кылмый! Иске Тукмаклы авылы кибетендә Беларусьта җитештерелгән сигаретларны акциз маркаларыннан башка законсыз сатулары ачыкланды.
Ә табучы намусын югалткан
Субай авылы янындагы автозаправка станциясендә Дњртљйле районы кешесе банк карталары, чит ил валютасы һәм үзебезнең акча булган кошелегын тљшереп калдыра. Аны тапкан кеше шушында ук банк картасы белән бензин өчен түләргә маташа. Ул кеше видеоязмага эләккән, аның шәхесен ачыклау буенча эш алып барыла. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Скутер уенчык түгел
Тарабердино төбәгендә ВАЗ-2114 автомобиле һәм Скутер бәрелешә. Ике тәгәрмәчле транспорт чарасына идарә итү хокуклары һәм саклану чаралары булмаган ике үсмер җитди тән җәрәхәтләре ала.
Кабер генә төзәтерме?
*ЮХИДИ хезмәткәрләре элегрәк наркотик исерү хәлендә транспорт чарасына идарә иткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән 38 яшьлек кушнаренколыны тагын руль артында тоткарлады. Аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
*Автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән 23 яшьлек Кушнаренко кешесе ЮХИДИ хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмый. Ул тоткарланган кешеләр өчен махсус бинага ябыла. Егет элек тә автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган була. Аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Велосипед урлаганнар
Кушнаренко авылында аптекага кереп чыккан арада бер хатынның «Альтаир» велосипедын алып киткәннәр. Тикшерү үткәрелә.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Призывник», «Торак сектор» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: