Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
8 апрель 2019, 10:58

Җинаять хроникасы 1-7 апрель

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 74 хәбәр теркәлде. Административ хокук бозуның 196 очрагы ачыкланды, шуларның 26сы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 160 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.
Ни үчләре бар икән?
Тарабердино авылының Үзәк һәм Интернационал урамнарында төнлә автомобильләргә зыян салып йөргәннәр. Бу кырын гамәлне 24, 22 һәм 23 яшьлек егетләр ясавы ачыкланды.
Гараж басканнар
Кушнаренко авылында бер кешенең гаражыннан телевизор һәм электрүткәргечләр урлаганнар. Җинаять эше кузгатылды.
Куркыгыз, халыкны эчерүчеләр!
*Полиция хезмәткәрләре Талбазы авылында 61 яшьлек хатынның законсыз рәвештә «фанфуриклар» – 100 миллилитрлы шешәләрдә этил спирты сатуын ачыклады. 33 шешә сыекча тартып алынды. Хатынга карата административ беркетмә төзелде.
*Кушнаренко авылының Николаев урамында 68 яшьлек ирнең йортыннан стаканлап аракы сатуы ачыкланды. Рейд вакытында махмырдан баш төзәтергә килгән ике сәрхүш тә шунда булган. Сатуга әзерләнгән 16,5 литр спиртлы эчемлек тартып алынды. Административ эш кузгатылды.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Контрафакт» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: