Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
4 апрель 2019, 12:31

Җинаять хроникасы 25-31

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 79 хәбәр теркәлде, шуларның сигезе–җинаять турында. Административ хокук бозуның 195 очрагы ачыкланды, шуларның 18е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, бишесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү, берсе – вак хулиганлык. ЮХИДИ бњлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 162 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән биш кеше тоткарланды.


Гараж тулы... аракы!


ЮХИДИ хезмәткәрләре Кушнаренко авылында Рено Дастер автомобилен туктата. Аның салонында һәм багажнигында спиртлы сыекча тутырылган бишәр литрлы биш пластик канистр табыла.
Арытаба тикшерү барышында аның гаражында шундый 345 канистрда җыенысы 1750 литр спиртлы эчемлек табыла һәм тартып алына.
Маркаланмаган алкогольле продукция ташыган өчен бу гражданинга административ беркетмә тљзелде, ќинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Төрлечә алдыйлар


Бакай авылында үзләрен газ хезмәткәрләре дип танытып, билгесез егет белән кыз бер әбигә ташлама белән газ җиһазларын алыштырырга тәкъдим итә. Хуҗабикә шикләнсә дә, 22 мең сум акчасын чыгарып бирә. Җинаять эше кузгатылды.
Мошенникларның зәңгәр төстәге Соболь автомобилендә хәрәкәт итүе ихтимал. Егет таза гәүдәле, кыз озын буйлы тгел, татарча сөйләшә. Уяу булыгыз!
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Контрафакт», «Игътибар – балалар!», «Ялган акча» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: