Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
28 март 2019, 13:07

Җинаять хроникасы 18.03-24.03

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 62 хәбәр теркәлде, шуларның сигезе–җинаять турында. Административ хокук бозуның 212 очрагы ачыкланды, шуларның 39ы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, өчесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 161 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.


Ходайдан да курыкмаган


Кушнаренко авылы мәчетендә намаз вакытында бер мөселманның кәрәзле телефонын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.


Ярдәм күрсәтми качкан


48 яшьлек Иске Гомәр авылы кешесе автомобильдә Калтай урамында бер хатын-кызны бәрдерә һәм ярдәм күрсәтмичә качып китә. Каза күрүче алган тән җәрәхәтләреннән шунда вафат була. Тикшерү үткәрелә.


Хәбәр итәргә ашыкмаган


Кушнаренко авылы кешесе ай ярым элек банк картасын югалта. Ләкин бу турыда банкка хәбәр итәргә ашыкмый. Аның картасы белән кибеттә исәпләшкәч кенә исенә төшә. Тик акча юк инде...


Кеременнән чыгымы күбрәк


Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Кушнаренко авылының Урман урамында бер кешенең фатирыннан законсыз рәвештә исерткеч эчемлек сатуын ачыклады. Сатудан кереме књпме булгандыр, ә менә чыгымы шактый – аңа административ штраф түләргә туры киләчәк.


Тигез юлда тәкмәч аткан


М-7 трассасы һәм Шәрип юлы аермасында тигез һәм коры асфальтта җиңел автомобиль тәкмәч ата. Водитель һәм аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала.


Эзен чуалта алмаган


Ясаган җинаяте өчен суд тарафыннан эзләүгә бирелгән 35 яшьлек Кушнаренко авылы кешесен Уфа шәһәрендәт откарлаганнар.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Игътибар – балалар!», «Бурычлы», «Полиция һәм балалар» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: