Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
18 март 2019, 12:23

Җинаять хроникасы 11-17 март

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 79 хәбәр теркәлде, шуларның җидесе–җинаять турында. Административ хокук бозуның 202 очрагы ачыкланды, шуларның 42се – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү, берсе – вак хулиганлык. ЮХИДИ бүлекчүсе хезмүткүрлүре юл хүрүкүте кагыйдүлүрен бозган өчен 140 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.
Шөрепне ничек борырлар
Янгын депосы мәйданчыгындагы төзелеш вагончыгыннан «Макито» маркалы шљреп боргычны урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
Исереккә диңгез тубыктан
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобильгә идарә иткән 58 яшьлек Кушнаренко авылы кешесен тоткарлый. Мәгълүмат базасы аша тикшергәндә аның элегрәк тә транспортка исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарлануы ачыклана. Хәзер бу кешегә карата РФ Җинаять кодексыныә 264.1 маддәсендә каралган билгеләр буенча җинаять эше ачылачак.
Әнисенә үтерү белән янаган
Олы яшьтәге бер хатын 32 яшьлек улының йортта даими рәвештә гауга чыгаруы, аңа үтерә белән янавы турында полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Банк картасыннан урлаганнар
Банк картасына бәйләнгән элекке абонент номерын япмавыннан файдаланып, 44 яшьлек Кушнаренко кешесенең банк картасыннан 11500 сум акчасын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
Автомобиль гаеплеме?
Кушнаренко авылының Раздольный урамында яшәгән бер хатынның ихатасында торган автомобиленең бөтен тәрәзәләрен ватып бетергәннәр. Бу җинаятьне кылуда шикле өч егет тоткарланды. Тикшерү үткәрелә.
Апасына пычак белән кадаган
35 яшьлек Мәмәк авылы кешесе исерек хәлдә йортында тавыш чыгара һәм 48 яшьлек апасына пычак белән кадый. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Ерак китә алмаган
33 яшьлек Султанай авылы кешесе исерек хәлдә авылдашының урамда торган машинасын алып китә. Ләкин автомобильдә бик озак йөри алмый – Уфа районының Әсән авылы янында авария ясый һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Утта янып үлгән
Әхмәт авылында төнлә шәхси йортта ут чыга. Янгынны сүндергәннән соң 78 яшьлек хуҗаның утта янып үлүе ачыклана.
* * *
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Үлем саткан урынны хәбәр ит», «Полиция һәм балалар» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: