Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
11 март 2019, 12:07

Җинаять хроникасы 04.-10.03

Җинаять хроникасы


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 70 хәбәр теркәлде, шуларның берсе – җинаять турында. Административ хокук бозуның 203 очрагы ачыкланды, шуларның 23е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану. ЮХИДИ бњлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 165 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Берсе тотылган...


Полиция хезмәткәрләре узган ел ахырында кәрәзле телефон урлауда шикле 34 яшьлек Кушнаренко авылы кешесен тоткарлады. Ул гаебен таныды. Җинаять эше кузгатылды.

...икенчесе тотылачак


8 Март бәйрәмен билгеләү кичәсендә «Шоколад» кафесында 35 яшьлек бер ханымның өстәлдә караучысыз калдырган телефонын «шуытканнар». Тикшерү үткәрелә. Бу кырын гамәлне кылучы да тотылыр дип ышанасы килә.

Акыл керер, тик соң булыр


ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасына идрә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуларына карамастан автомобиль руле артына утырган ике кушнаренколыны тоткарлады. Егетләргә берәр заман акыл керер керүен, ләкин соң булуы ихтимал.

Бәйрәм тыныч үтте


Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чараларны үткәрү вакытында полициянең көчәйтелгән нарядлары эшләде, җәмәгать тәртибен бозуларга юл куелмады.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Үлем саткан урынны хәбәр ит», «Резина фатир» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: