Яңа көн
+23 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
4 март 2019, 11:08

Җинаять хроникасы 25.02-03.03.19

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 85 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 192 очрагы ачыкланды, шуларның 23е – җәмәгать урыннарында исерек килеш књренњ яки спиртлы эчемлекләр куллану, берсе – ата-ана вазыйфасын үтәмәү. ЮХИДИ бњлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 160 административ беркетмә тљзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.


Вьетнам «партизаны»

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре район биләмәсендә теркәүсез яшәгән Вьетнам гражданинын ачыклады. Бу факт буенча административ хокук бозу турында материал судка җибәрелде.

Йортларыннан кеше өзелми

Исәпкә алганыгыз бардыр –кайберәүләрнең йортыннан көндез дә, төнлә дә кеше өзелми. Юк, алар кунакчыл булганга түгел, бу йортларда аракы сатып яталар. Аракы дисәң дөрес тә булмас, составы билгесез исерткеч сыекча сата алар. Авылдашларын агулый, гаиләләрне тарката, балаларны бәхетсез итә.

*Полиция хезмәткәрләре Каратәкә авылында яшәүче 62 яшьлек хатынның йортыннан законсыз рәвештә исерткеч эчемлек сатуын ачыклады. Мондый кырын гамәле белән ул күптән түгел эләккән иде инде. Йортында кибет ачкан хатынның кылыгында РФ Җинаять кодексының 171.4 маддәсендә каралган җинаять билгеләре бар. Тикшерү үткәрелә.

*Полициянең участок уполномоченные Кушнаренко авылында яшәүче бер ирнең йортыннан законсыз рәвештә исерткеч эчемлек сатуын ачыклады. Тикшерњ үткәрелә.

*

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Кљнкњреш» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.


Читайте нас: