Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
25 февраль 2019, 13:01

Җинаять хроникасы 18 - 24.02.19

Җинаять хроникасы 18 - 24.02.19


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 62 хәбәр теркәлде. Административ хокук бозуның 204 очрагы ачыкланды, шуларның 20се – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 174 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.


Җинаятькә ике адым


Белүегезчә, руль артына исерек килеш утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган кеше беренче тапкырга транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм шактый штраф түли. Ә мондый кырын гамәлне икенче тапкыр кылган кеше инде җинаять җаваплылыган тарттырыла.
*ЮХИДИ хезмәткәтләре 27 яшьлек Кушнаренко кешесенең автомобильгә икенче тапкыр исерек хәлдә идарә итүен ачыклады. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

*Район үзүгендү яшәүче алтмыш яшьлек иргә дә акыл утырмаган булып чыкты. Автоинспекторлар аның икенче тапкыр исерек хәлдә автомобильгә идарә итүен ачыклады. Җинаять эше кузгатылды.


Бикләргә, бикләргә һәм бикләргә!


Күршеңә кереп чыккан арада да ишегеңне йозакка бикләп йөрү кирәклеге турында язган идек инде. Үз йортыңа кереп чыккан арада автомобиль ишекләрен бикләү турында да онытырга ярамый. Первушино авылында берәүнең урамда йорт каршында бикләми калдырган автомобиленнән транспорт документларын, банк карталарын һәм магнитола панелен урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.
Полиция мђгълњматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ ђзерлђде.

Читайте нас: