Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
18 февраль 2019, 13:05

Җинаять хроникасы 11.02-17.02

Җинаять хроникасы 11.02-17.02


Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 80 хәбәр теркәлде, шуларның унбере–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 209 очрагы ачыкланды, шуларның 27се – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану, берсе – вак хулиганлык, тугызы–бала тәрбияләү буенча ата-ана бурычын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 161 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.


Икеләтә югалту

Кушнаренко авылында яшәүче 63 яшьлек бер хатын узган елның декабрь аенда банк картасын югалта. Тик югалтуы моның белән генә бетми – кемдер аны табып, Wi-Fi аша эшләүче картадагы акчаны кибетләрдә туздырып бетерә. Тикшерү үткәрелә.

Таныклыксыз йөриләр

ЮХИДИ хезмәткәрләре өч көндә элек транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән җиде кешене ачыклады. Аларга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Бикләнеп кенә яшәргә инде

*Элегрәк авыл халкы бер-берсенә кергән арада ишекләрен бикләп тә тормый иде. Хәзер заманалар үзгәрде. Ишегеңне генә түгел, капкаңны бикләп торсаң да артык булмас.
*Каратәкә авылында ир уртасы бер кеше авылдашының йортыннан кәрәзле телефон урлаган. Җинаять эше кузгатылды.
*Бардовка авылында бер кешенең хуҗалыгыннан эретеп ябыштыру аппараты кабелен урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.

Ачлыктанмы, махмырданмы?


Кушнаренко авылында 46 яшьлек бер хатын бер йорттан азык-төлек, савыт-саба һәм башка әйберләр урлый. Җинаять эше кузгатылды.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Административ күзәтчелек» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.


Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: