Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бњлегендә 82 хәбәр теркәлде, шуларның өчесе–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 156 очрагы ачыкланды, шуларның 17е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану, берсе – вак хулиганлык, берсе–бала тәрбияләү буенча ата-ана бурычын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 128 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.
Төрмә шулпасы эчәрләрме?
Полициянең дежур бүлегенә билгесез кешеләрнең «Пятерочка» кибетеннән сигез шешә шампан шәрабе урлаулары турында хәбәр итәләр. Оператив тљркем ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә каракларны тиз ачыклый һәм тоткарлый. Җинаятьчеләр элек берничә тапкыр хөкем ителгән 28 һәм 31 яшьлек Кушнаренко авылы кешеләре булып чыга. Хәзер аларга шампан шәрабе урынына төрмә шулпасы эчәргә туры килмәгәе!
Сабак алмаган
Юл-патруль хезмәте инспекторлары 35 яшьлек Кушнаренко авылы кешесен идарә иткән автомобильне туктата. База мәгълүматлары буенча тикшергәндә аның элегрәк транспорт чарасына исерек хәлдә идарә итүе өчен җаваплылыкка тарттырылган булуы ачыклана. Хәзер аңа карата РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылуы ихтимал.
* * *
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.