Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җинаять хроникасы
24 гыйнвар 2019, 13:56

Җинаять хроникасы 14-20 января

Җинаять хроникасы


Узган елның соңгы һәм быелның беренче атналарында эчке эшләр бүлегендә 85 хәбәр теркәлде, шуларның икесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 181 очрагы ачыкланды, шуларның 25е – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану, өчесе – бала тәрбияләү буенча ата-ана бурычын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 132 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өч кеше тоткарланды.


Тимер рәшәткә кирәкме?


Полиция хезмәткәрләре Япарка авылында гараждан төсле һәм кара металл сыныклары урлаучыларны ачыклады. Алар Кушнаренко һәм Иске Тукмаклы кешеләре булып чыкты. Каракларга карата РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Аларның тимер рәшәткә артына эләгүләре дә бик ихтимал.

Телеңне тыймасаң


Автобуста вак хулиганлык кылган өчен административ беркетмә тљзегән вакытта 36 яшьлек бер хатын тавыш куптара, полициянең участок уполномоченныен төрле сүзләр әйтеп хурлый. Аны тоткарлап, эчке эшләр бүлегенең махсус бинасына илтеп ябалар. Суд җәнҗалчыны кулга алу турында карар чыгара. Полиция хезмәткәрен хурлау факты турында материал РФ Җинаять кодексының 319 маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен РБ буенча тикшеренњ идарәлегенә җибәрелә.

Хәзер җәяү йөрер

ЮХИДИ хезмәткәрләре транспортка исерек хәлдә идарә иткән 24 яшьлек егетне тоткарлады. Аның мондый кырын гамәлне икенче тапкыр кылуы ачыкланды. Руль артында исерек хәлдә йөрергә яратучыга карата РФ җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Тагын урлый башлаганнар

Соңгы вакытта районда автомобиль аккумуляторларын урлау тукталып торган иде. Быел моның беренче очрагы теркәлде. Кушнаренко авылы кешесенең йорты каршында урамда калдырган МАН автомобиленнән ике аккумуляторын урлаганнар. Тикшерү үткәрелә.

Үз илеңдә түгелсең

Полиция хезмәткәрләре Әрмәнстан Республикасы гражданинының Россия Федерациясенә керү кагыйдәләрен бозуын ачыклады. Аның бу гамәлендә РФ Җинаять кодексының 322 маддәсендә каралган җинаять билгеләре бар. Тикшерү үткәрелә.

Ата-ана вазыйфасын үтәмәгән өчен

Район эчке эшләр бүлегенең балигь булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре үзләре генә урамда йөргән ике баланы ачыклады. Аларның ата-аналарына карата балаларын тәрбияләү буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен РФ административ хокук бозу турында кодексының 5.35 маддәсе буенча административ беркетмә төзеде.

* * *

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә. –

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.

Читайте нас: