Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
4 март 2020, 16:51

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак.... * * *Китапханәче Эльза Мостаева авылдашы Мансур Мөдәррисов турында язган:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

Китапханәче Эльза Мостаева авылдашы Мансур Мөдәррисов турында язган:

«Мансур Гальмияр улы 1918 елда Казарма авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганан соң Кушнаренко педагогия училищесында белем ала һәм укытучы булып эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайта. Озакламый сугыш башлана.

Мансурны кече командирлар училищесына җибәрәләр. Аны тәмамлагач, пулемет ротасы командиры итеп Ленингард фронтына озаталар. Кыю пулеметчы берничә тапкыр яралана. Госпитальләрдә дәваланганнан соң яңадан фронтка китә. Ватан сугышы ордены, «Ленинградны обороналаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

1947 елда Әнисә Хаматша кызы белән гаилә коралар. Җиде балага гомер бүләк итәләр. Мансур Гальмияр улын авыл советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазыйфаны озак еллар намуслы башкара. Әсән, Калтай, Иске Тукмаклы, Казарма авыл советларында эшләргә туры килә. Аны бүген дә хөрмәт белән искә алалар.

2006 елда вафат була».

Читайте нас: