Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
28 февраль 2020, 14:01

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак...* * *1нче урта мәктәп укучылары Алия Хәйретдинова, Эмиль һәм Фәрхәт Сәетгәрәевләр, күппрофильле колледж талибәсе Азалия Хәйретдинова бергәләп карт картәтиләре турында язганнар:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.
Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.
Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

«Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр гаиләсендә эзен калдырган. Берәүләр хәбәрсез югалган, икенчеләргә кара кәгазь килгән, ә өченчеләр яраланып яки инвалид булып кайткан. Безнең гаиләбездә дә шулай булган. Карт картәтиебез Фәттахетдин Әхкаметдин улы Хисаметдинов фронтта каты яраланып, хатыны Талия һәм нәни улы янына сугыш инвалиды булып кайта.

Карт картәтиебез пулеметчы була. Берлинга барып җитү бәхете тими – хәзерге Калининград янында башы каты яралана. Күп айлар госпитальләрдә дәваланганнан соң армия хезмәтенә ярамый дип табыла. Аның хәрби наградалары күп. Арасында өченче дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале дә бар.

Сугыштан соң ул туган колхозында тракторчы булып эшләгән. Буш вакытларында карт картәнием белән пима басканнар.

Кызганычка каршы, без аның турында әти-әниләребез сөйләгәннән генә беләбез. Ул канын юкка гына түкмәгән. Туган ил Җиңү солдатларын онытмый!»

Читайте нас: