Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
25 февраль 2020, 16:31

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак.* * *Сигезенче сыйныф укучысы Вилдан Мостаевтан шундый матур эчтђлекле хат алдык:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.
Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.
Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

Сигезенче сыйныф укучысы Вилдан Мостаевтан шундый матур эчтђлекле хат алдык:

«Минем бабаем Рәшит Миран улы Дәүкәев Казарма авылында туып-үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Хәрби хезмәткә чакырылганнан соң аны Кемерово шәһәренә снайперлар әзерләү мәктәбенә җибәрәләр. 1944 елда аларның часте икенче Украина фронтына Кенигсберг шәһәре тирәсенә озатыла.

Каты сугышларның берсендә карт картәтием каты яралана, госпитальдә генә аңына килә. Каһарманлыгы «Батырлык өчен» медале белән билгеләнә. Туган авылына кайтканнан соң колхозда бригадир, ферма мөдире була, башка урыннарда хезмәт сала. Хатыны Газимә белән өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 2009 елда вафат була. Фронтовик бабабыз турында истәлек безнең күңелләрдә саклана».

Читайте нас: