Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
20 февраль 2020, 17:39

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак...***Илморза авылныда яшәүче Ләйсән Шәйхетдинова карт картәтисе турында язган:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.
Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.
Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

«Урта Акбаш авылыннан берничә ир-егет 1941 елда ук сугышка китә. Алар арасында минем карт картәтием Гарәф Хисай улы Шәмсетдинов та була. Ул Тын океан флотына эләгә. Япон самурайларына каршы каты сугышларда, Сахалин һәм Курил утрауларын азат итүдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләкләнелә.

Җиңеп кайткач, кырык сигез ел яши. Гаилә кора, лаеклы балалар үстерә. Гомере буе колхозда комбайнчы булып эшли. Һәрвакыт алдынгылар сафында була. Без карт картәтиебез белән горурланабыз».

Читайте нас: