Яңа көн
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
19 февраль 2020, 13:50

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак...***Кыю яугирләр турында истәлекне аларның оныклары һәм туруннары кадерләп саклавы бик сөендерде....

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.
Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.
Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

«Минем карт картәтием Усман Хаҗигали улы Хаҗгалиев Талбазы авылында туып үсә. 1941 елның сентябрендә сугышка алалар. Ул атлы гаскәрдә кавалерист булып хезмәт итә.

Дошман белән алышларда күрсәткән батырлыклары өчен бабаем Югары Башкомандующий И. Сталиннан һәм Советлар Союзы маршалы Г. Жуковтан Рәхмәт хаты ала. Усман Хаҗгали улы шулай ук «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләргә лаек була.

Тыныч тормышта колхозда эшли. Идарә рәисе вазыйфасын да башкара, бригадир да була, шактый вакыт хәзерләүче булып хезмәт сала. Хаклы ялга чыккач та озак еллар ревизия комиссиясен җитәкли.

1979 елда вафат була. Без, оныклары һәм туруннары, аның каберен карап тотабыз. Җиңү көнендә үлемсез полк сафында бабабызның фоторәсемен тотып атлау безнең өчен зур бәхет».

Читайте нас: