Яңа көн
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
14 февраль 2020, 13:08

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Әхмәт авылында яшәүче Лилия Шириязданова фронтовик әтисе турында шундый хат җибәргән:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.
Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.
Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

«Безнең әтиебез Фариз Шәйми улы Вәлиәхмәтов Әхмәт авылында туып үсә. Гаиләдә бердәнбер бала була. 1943 елның ноябрендә фронтка чакыралар. Ул аерым разведка ротасында хезмәт итә. 1945 елның августында аларның частен Японигә каршы сугышка кертәләр. Әтиебезнең уң кулы яралана, батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнә.

1950 елда гына туган авылына кайту бәхете тия. Ике елдан авылдашы – сылу кыз Мөзәйнә белән гаилә коралар. Җиде бала үстерәләр.

Әтиебез озак еллар колхозда механизатор булып эшләде. Аның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары орден-медальләр белән билгеләнде. 1995 елда вафат булды.

Җиңү көнендә без аны аеруча хөрмәт белән искә алабыз. Каберенә чәчкәләр салабыз».

Читайте нас: