Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
10 февраль 2020, 13:03

Гвардия полковнигы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгынаГвардия полковнигы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Гвардия полковнигы

Салих Нигъмәтҗан улы Сәетов – шундый каһарман якташларыбызның берсе. Ул 1907 елда Карача-Елга авылында туа. 1930 елда Бөре педагогия институтын тәмамлый. Бер елдан Кызыл Армия сафына чакырыла. 1935 елда артиллеристлар әзерләү буенча югары офицерлар курсына җибәрелә.

Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк аларның часте Ленинград фронтында илбасарларга каршы аяусыз алышка чыга. Аннан кыю офицерны Башкортстанда оештырылган 112нче кавалерия дивизиясенә дивизион командиры итеп тәгаенлиләр.

Батыр якташыбыз каты сугышлар белән илебезне, ярты Европаны фашистлардан азат итүдә катнаша. Салих Сәетовның хәрби батырлыклары ике Кызыл Байрак, ике Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм бик күп медальләр белән билгеләнә.

Сугыш юлларында нинди генә көтелмәгән хәлләр булмый! Ул очраклы гына авылдашы Закир Насыйбуллин белән очраша. Әлбәттә, аларның бу минутта кичергән хис-тойгыларын сөзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел.

«Алар сугыштан соң да күрешеп, очрашып тордылар. Яшьлек елларын искә алып, бик озак сөйләшеп утыралар иде», – диде Салих Нигъмәтҗан улының туганы Назыйф Сәетов.

Якташыбыз армиядә хезмәтен дәвам итә. «На военных дорогах» дип исемләнгән истәлекләрен бастыра. 1956 елда гвардия полковнигы дәрәҗәсендә запаска чыгарыла. 1986 елда мәрхүм була. Мәскәү шәһәрендә җирләнә.

Һәр ветеранның тормышы безнең өчен үрнәк. Җиңү солдатларына булган рәхмәтебезне без буыннан-буынга тапшыра барырга тиешбез.

Инзира ЯКУПОВА, китапханәче.

Читайте нас: