Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
30 гыйнвар 2020, 18:04

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак.* * *Педагогик хезмәт ветераны Римма Гыйният кызы Галиева әтисе турында түбәндәгеләрне язып җибәргән:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.
Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.
Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

Педагогик хезмәт ветераны Римма Гыйният кызы Галиева әтисе турында түбәндәгеләрне язып җибәргән:

Днепр елгасын кичкәндә күрсәткән кыюлыгы өчен коммунист Гыйният Сөнәгатулла улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Румыния, Венгрия, Австрияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Фронттан кайтканда аның күкрәгендә орден янәшәсендә «Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен» медальләре дә балкый.

Читайте нас: