-4 °С
Болытлы
Җиңү солдатлары
Һәркайсын исемләп хәтерлик
* * *
«Минем картәтием Хәбибулла Булат улы Кәримов 1906 елда Илморза авылында туа. Сугыш башлангач, аны хезмәт армиясенә алалар. Ул Свердловск шәһәрендә фронт өчен танклар җитештергән «Уралмаш» заводында эшли, фашизмны җиңүгә үз өлешен кертә. Картәтием сугыш һәм хезмәт ветераны исемен йөртә иде. 1983 елда вафат булды.
Аның өч энесе –кызылармеецлар Миңнеәхмәт, Миңнегаян һәм Хәсән Кәримовлар фронтта хәбәрсез югалганнар. Исемнәре Хәтер кенәгәсенә кертелгән.
Без аларны мәңге онытмабыз!»