Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
23 гыйнвар 2020, 13:46

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак.Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.* * *Без 1нче Кушнаренко урта мәктәбе укучысы Илшат Зәйнетдиновтан бик эчтәлекле хат алдык. Ул үзенең карт картәтисе турында түбәндәгеләрне язган:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

«Минем карт картәтием Бөек Ватан сугышы каџарманы, гвардия старшинасы Галләм Галәветдин улы Зәйнетдинов 1915 елда Рәсмәкәй авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туа.

1941 елның маенда армиягә чакырыла һәм артиллерист булып хезмәт итә башлый. Фашистлар илебезгә һөҗүм итүнең беренче көннәреннән үк аларның часте дошманга каршы чыга. Карт картәтием берничә тапкыр яралана, дәваланганнан соң яңадан ут эченә керә. Берлинга барып җитә. 1945 елның 8 маенда бомба ярчыгыннан яралана. Туган ягына икенче төркем инвалид булып шушы елның азагында гына кайта. Күрсәткән кыюлыклары өчен И.Сталинның берничә Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Туган авылына кайткач өйләнә. Хатыны белән озын-озак бәхетле гомер кичерәләр. Дүрт ул тәрбияләп үстерәләр.

Карт картәтием беренче дәрәҗә Ватан сугышы, өченче дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз, Александр Невский орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнә.

2000 елда вафат була. Без, аның варислары, нәселебездә шундый герой булуына горурланабыз».

Читайте нас: