Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
20 гыйнвар 2020, 17:27

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.***Безнең акциягә Казарма авылы китапханәчесе Эльза Мостаева да кушылды. Ул түбәндәгеләрне язган:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Яңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

***

«Бөек Ватан сугышы ветераны Мостаев Хәләф Мәхмүт улы 1922 елда Казарма авылында туа. Сугыш башлану турында Тартыш авылы янында юл эшләрендә булганда ишетә. 1941 елның октябрендә унтугыз яшьлек егетне хезмәткә чакыралар. Алкино касабасында ике ай хәрби әзерлек үткәннән соң ут сызыгына озаталар. Хәләф Мостаев мотоукчылар полкында рядовой була, сугышны взвод командиры дәрәҗәсендә тәмамлый. Өч тапкыр яралана, госпитальләрдә ята. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале һәм башка наградаларга лаек була. 1943 елда һөҗүмгә күтәрелер алдыннан аны КПСС әгъзалыгына кабул итәләр.

1945 елда туган ягына кайтып, авылдаш кызга өйләнә, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Колхозда бригадир, ферма мөдире булып эшли. 2006 елда вафат була».

Читайте нас: