Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
17 гыйнвар 2020, 12:04

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте...* * *Чираттагы хатны Иске Кормаш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы Алсу Шәйхетдинова язган:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Яңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

***

«Бөек Ватан сугышы башланганда минем картәтием Хәмидулла Вахитов Ленинград өлкәсендә хәрби хезмәттә була. Шуңа књрә аларның частена фашист илбасарларына каршы сугышка беренчеләрдән булып керергә туры килә. Картәтием Җиңү кљнен Берлинда каршылый. Кыю гвардия ефрейторы 24 немец солдатын әсирлеккә алган өчен Кызыл Йолдыз ордены, башка батырлыклары өчен икенче дәрәҗә ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре бар.

Сугыштан соң туган ягына кайта. Сәгыйдә нәнәем белән биш бала үстерәләр. Без, ун оныгы һәм унбиш оныкачы, Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткән картәтиебез белән горурланабыз».

Читайте нас: