Яңа көн
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
16 гыйнвар 2020, 18:02

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте....***Илвир Гәрәев Бөек Ватан сугышы ветераннарының туруны. Ул безгә карт картәтиләре турында ике хат язып җибәрде. Аларның берсендә түбәндәге юллар язылган:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Яңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

***

Илвир Гәрәев Бөек Ватан сугышы ветераннарының туруны. Ул безгә карт картәтиләре турында ике хат язып җибәрде. Аларның берсендә түбәндәге юллар язылган:

Ул сугышка кадәр үк гаилә кора. Фронттан кайткач, хатыны Мөкәрәмә белән бәхетле озын гомер кичерәләр. Карт картәтием озак еллар колхозда бригадир, келәт мөдире була. 1976 елда йорт салып керәләр. 1999 елда бакыйлыкка күчә.

Мин, тыныч чорда яшәгән барлык балалар кебек үк, Бөек Җиңүне яулаган барлык фронтовикларга ихлас рәхмәтлемен. Сезнең исемнәрегезне, тиңсез батырлыгыгызны беркайчан да онытмаячакбыз.

Читайте нас: