Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
15 гыйнвар 2020, 11:41

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте....***Үз гаиләсе һәм ил тарихын белгән, киләчәк буыннар хакына гомерләрен биргән ата-бабалары турындагы истәлекне кадерләп саклаган балалардан килгән хатлар безгә аеруча кадерле. Сәет авылында яшәүче Илвир Гәрәевтән менә шундый хат алдык:...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Яңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

***

«Минем авылдашым Фазылҗан Фәйзелхан улы Фәйзелханов 1920 елда Дүртөйле районының Мәскәү авылында туа. Олылар сөйләгәннән аның 1941 елда Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлавын беләм. Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк аны хәрби хезмәткә чакыралар һәм сапер һөнәрен үзләштерү өчен укырга җибәрәләр. Витебск шәһәре янында фашистларга каршы каты алышларның берсендә аны мина ярчыгы яралый. Кыю солдатны инвалид дип табалар.

1947 елда ул өлкән лейтенант дәрәҗәсендә, күкрәге тулы хәрби наградалар тагып, Сәет авылына кайта. Кырык өч ел мәктәптә укытучы булып эшли. Ул 1997 елда вафат була. Мин аның каһарман сугышчы булуына горурланам».
Читайте нас: