Яңа көн
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
14 гыйнвар 2020, 13:25

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте....***Кушнаренко авылында яшәүче Таңчулпан Низаева үзенең карт картәтисе турында язган:«Минем карт картәтием Рәхимҗан Рөстәмханович Рөстиев Карача-Елга авыл биләмәсенең Чыршы-Тартыш авылында туып-үсә. Аңа яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Хәтер кенәгәсендә аның турында «1943 елның ноябрендә хәбәрсез югалды» дип язылган....

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Яңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

***

«Минем карт картәтием Рәхимҗан Рөстәмханович Рөстиев Карача-Елга авыл биләмәсенең Чыршы-Тартыш авылында туып-үсә. Аңа яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Хәтер кенәгәсендә аның турында «1943 елның ноябрендә хәбәрсез югалды» дип язылган.

Рәхимҗан Рөстиев хәрби хезмәткә 1941 елның 16 сентябрендә чакырыла. Генерал М. Шәйморатовның 112нче башкорт кавалерия дивизиясе составында сугыша

1943 елның ноябренә кадәр яугирдән якыннарына мәхәббәт белән сугарылган җылы хатлар килә. Йортында аны хатыны һәм балалары Заһира, Хәким, Фазыл, Халидә, Фаил, Зәфлүнә һәм нәни Зәнилә көтә, ләкин гаилә башлыгы чит-ят җирләдә ятып кала».

Читайте нас: