Яңа көн
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
10 гыйнвар 2020, 17:14

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.... Чираттагы хат Сәет авылыннан килде.«Минем карт картәтием Әмир Батыргәрәй улы Батыргәрәев 1916 елда Дүртөйле районының Мәскәү авылында туа. Аннан безнең районның Сәет авылына килеп төпләнәләр. Гаиләдәге дүрт улның өчесе Бөек Ватан сугышында катнаша.

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Яңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

***

«Минем карт картәтием Әмир Батыргәрәй улы Батыргәрәев 1916 елда Дүртөйле районының Мәскәү авылында туа. Аннан безнең районның Сәет авылына килеп төпләнәләр. Гаиләдәге дүрт улның өчесе Бөек Ватан сугышында катнаша.

Карт картәтием старшина дәрәҗәсендә 112нче башкорт кавалерия дивизиясендә сугыша. Каһарманлыгы өчен күп наградаларга лаек була. «Батырлык өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләрен иң кадерлеләре итеп саклый.

Сугыштан соң ветеринария табибы булып эшли. 1978 елда арабыздан китә. Кадерле кешебез фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән Җиңү көнендә без аны аеруча хөрмәт белән искә алабыз. Бәхетле балачагыбыз өчен рәхмәт сезгә, фронтовиклар!

Читайте нас: