Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү солдатлары
9 гыйнвар 2020, 17:09

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.... Беренче хатны без Уфа шәһәрендә яшәүче Илнур Хафизовтан алдык. Ул үзенең картәтисе турында язган...

Җиңү солдатлары

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Яңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.

Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызны https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.

Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!

* * *

«Минем картәтием гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Галиулла улы Хафизов сугыш юлын рядовой сопер булып башлый. Бөек Җиңү көнен танк экипажы командиры булып, Берлинда каршылый. Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен», «Берлинны алган өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Ул Яңа Кормаш авылында яшәп, 1995 елда вафат булды.

Без картәтиебез белән горурланабыз һәм бәхетле тормышыбыз өчен аңа ихлас рәхмәтлебез».

Читайте нас: