Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы - 2019
16 сентябрь 2019, 18:26

Эстафета тапшырдылар

Эстафета тапшырдыларРеспубликада Театр елына багышланган һәвәскәр театрлар фестиваль-марафоны дәвам итә. Биредә үзешчәннәр милли ватан һәм чит ил драматургларының иң яхшы әсәрләре белән чыгыш ясый. 

Эстафета тапшырдылар

Фестивальнең беренче штандартын Уфа районы кабул итте. Ел ахырына кадәр фестиваль-марафон республиканың барлык районнарында булачак.

10 сентябрь көнне Дүртөйле шәһәренең мәдәният йортында эстафетаны Кушнаренко районына тапшыру тантанасы үтте. Штандартны район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Рамазанов кабул итте.
Истәлекле чарада Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты һәм тамашачылар алдында чыгыш ясады.
Районыбыз үз талантлары – вокал буенча педагог, профессор РСФСР һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның югары мәктәп отличнигы, театр эшлеклеләре союзы әгъзасы Миләүшә Мортазина һәм РСФСРның халык артисткасы Рәгыйдә Янбулатова белән горурлана.
Кушнаренколылар сәхнә осталыгы белән кунакларны һәм дүртөйлеләрне таң калдырды. Алар Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасын алып килде.
12 сентябрьдә район мәдәният йорты кунакчыл ишекләрен театр сәнгатен сөючеләр өчен ачты. Бу көнне биредә эстафетаны Илеш районына тапшыру тантанасы үтте.
Фестиваль-марафон штандартын тапшыру өчен сәхнәгә район хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Фәнил Рамазанов, мәдәният бүлеге начальнигы Флидә Мөхәммәтҗанова һәм аларның Илеш хезмәттәшләре – Рамил Хәйретдинов һәм Раил Гомәров менде.
Илеш мәдәният йортының «Чагыл» халык театры кушнаренколылар алдында Мостай Кәримнең «Кыз урлау» музыкаль комедиясе (режиссеры Эльвира Миңнеголова) белән чыгыш ясады.
Театр, рухи һәм мәдәни учак буларак, кешеләрне берләштерә, мәдәни вакыйгалар үзәге булып тора.

Автор фотосы.
Читайте нас: