Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы - 2019
30 Май 2019, 13:57

Сәләтле кешеләр яши

Сәләтле кешеләр яши

Кувыково авыл мәдәният йортының драма түгәрәгендә катнашучылар Россия Федерациясендә Театр елына багышланган район смотр-конкурсына Эвелина Пиженконың «Любви все возрасты...» лирик комедиясен сәхнәләштерделәр.


Тамашачылар балаларны кљчле алкышлар белән каршылады. Малайлар һәм кызлар рус халык әкиятен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Тамашада әкият геройлары костюмнары, театр атрибутлары кулланылды.

Аннан сәхнәгә өлкәннәр чыкты. Нина Крашенникова – Люба әби, Лида Филина – Кузьма бабай, Земфира Старцева – Любашка, Андрей Бычков – Леша һәм Флүрә Баженова күрше образларын ышандырырлык тудыра алды.

Әхмәт авыл биләмәсе башлыгы Зилә Ялаева һәм район мәдәният йорты директоры Розалия Усманова һәвәскәр артистларга, шулай ук балалар бакчасы тәрбиячесе Флүрә Баженова һәм мәдәни оештыручы Аданис Сәетгалиевка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тамашачылар авыл мәдәният йортыннан күтәренке кәеф һәм драма коллективы спектакльләрен киләчәктә дә карау теләге белән таралышты.

Гүзәл ЛАТЫЙПОВА, район мәдәният йортының методика кабинеты мөдире.

Читайте нас: