Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы - 2019
23 Май 2019, 17:36

Сәхнәдә – «Тиктормаслар»

Сәхнәдә – «Тиктормаслар»

Район мәдәният йортында «Тиктормаслар» балалар театр студиясенең беренче чыгышы үтте. Нәни артистларның күбесе өчен бу беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгу иде. «Көлсылу» әкияте геройлары костюмнарына киенгән кызлар һәм малайлар һәр персонажның холык-фигылен ача алды.


– Залда утыручылар турында уйламаска, чыгыштан канәгатьлек алып уйнарга кирәк, – ди тәрбияләнүчеләренә студия режиссеры Рузилә Илморзина.

Илнара Мосабирова, Кирилл Петров, Алсу Кадыйрова, Ильяс Әхмәтҗанов, Аделия Гыйлемханова, Полина Носова һәм Ангелина Носова үзләренә тапшырылган образларны чын артистларча оста башкарды. Линара Корбанова, Азалия Моратова, Илина Әминева, Дилназа Исакова, Азамат Моратов, Кәрим Исаков та сәхнә бизәге булды. Галия Ризванова, Кристина Алимбекова, Виктория Кузьмина, Сәйдә Ризванова, Амелия Раянова, Дарья Воронина, Светлана Аскарова, Азалия Габделкәримова һәм Дарья Ефанова да лаеклы чыгыш ясадылар. Залдагылар әсәрләнеп чагу тамашаны карады.

Бирелеп уйнаган яшь артистларның тырышлыга заяга китмәде: тамашачы аларны алкышлар белән озатты. Иҗат итү балаларны да, аларның әти-әниләрен дә илһамландырды, шуңа да спектакль чагу һәм истә калырлык килеп чыкты. Ул чын театр бәйрәменә әверелде.

– Ата-аналар да тамашага җаваплы карады. Ә яшь артистларым репетиция чорын уңышлы үттеләр, текстларны өйрәнделәр һәм рольләрен оста башкардылар. Безне куәтләп, ярдәм кулы сузганнарга рәхмәтемне белдерәм, – диде Рузилә Рәњф кызы.

Барлык костюмнарны уйлап табучы да, тегүчесе дә, балаларга грим ясаучы да нәкъ Р. Илморзинаның хезмәте булуын әйтеп үтми мөмкин түгел.

Спектакльне тамашачының җылы кабул итүе, хезмәттәшләре, ата-аналар һәм тамашачыларның югары бәяләүләре – режиссер һәм «Тиктормаслар» театр студиясенең яшь артистларының бердәм эш нәтиҗәсе. Аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Автор фотосы.
Читайте нас: