Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы - 2019
25 март 2019, 16:20

Төп бүләк Күмертауга китте

Төп бүләк Күмертауга китте


«Театр рампасы-2019» һәвәскәр театрлар республика фестивале кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Тамашачылар Дүртөйле, Туймазы, Илеш, Әлшәй, Бүздәк, Тәтешле, Благовар, Уфа районнары, Күмертау һәм Агыйдел шәһәрләреннән килгән иҗади коллективлар куйган спектакльләрне карады.

Жюрига җиңүчене билгеләү җиңелдән булмады. Шулай да Күмертау шәһәренең «Ананас» халык театры (режиссеры Илшат Булатов) яхшыларның яхшысы дип табылды һәм төп бүләккә лаек булды.

Узган еллардагы фестивальнең Гран-при иясе буларак, «Мизгелләр» Кушнаренко татар халык театры конкурста катнашмады.

Жюри һәм барлык иҗади коллективлар хуҗаларныңфестивальне һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә үткәрүен билгеләде һәм кунакчыллыклары љчен рђхмђт белдерде.


Читайте нас: