Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы - 2019
4 март 2019, 14:05

Күңел түрендәге истәлекләр

Мостай Кәримнең 100 еллыгын каршылап

Күңел түрендәге истәлекләр


Китапханәче Зөлфия Галимова әдипнең тормыш юлы һәм иҗат җимешләре белән таныштырды. Татар һәм башкорт телләре укытучысы Зәлия Хәбибуллина М.Кәримнең «Каен яфрагы» шигырен сәнгатьле укыды.

Байталлы башлангыч мәктәбе укытучылары Ләйсән Хәйретдинова, Светлана Галимова һәм укучылар Башкортстан турында шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

Мәдәният хезмәткәре Зәнфирә Габделкәримова Башкортстан Республикасы оештырылуның йөз еллыгына карата «Кече туган йортыбыз» проекты буенча чыгыш ясады, Байталлы, район тарихы белән таныштырды.

–Туган төягебезнең тарихы бай һәм без аны белергә тиешбез. Республикабызны үстерүгә бергәләп өлеш кертик, – дип сүзен йомгаклады.


Зәнфирә ГАБДЕЛКӘРИМОВА, мәдәният хезмәткәре.


Читайте нас: