Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эх, нинди гүзәл!
2 апрель 2019, 13:45

Гомер һәр мизгелендә дә кызыклы

Гомер һәр мизгелендә дә кызыклы


Туган төягебез акыллы һәм чибәр туташ-ханымнарга бай – аларны санап бетергесез. Моны март башында игълан ителгән «Ах, нинди гүзәл!» конкурсыбыз да дәлилләде.
Бәйгегә шактый хәбәр-фоторәсемнәр кабул иттек. Аларның кайберләре рәсемнәрнең сыйфатлы булмавына бәйле конкурста катнаша алмады.
Әлфия Ханмурзина, Рәйсә Газизова, Нәфисә Ханафина, Лидия Шафина, Флүзә Гыйльманшина, Гөлнур Әминева, Вәдига Сафина, Раушания Вәлиева, Рима Кәримова, Дарина һәм Амилә Мосабировалар, Иркә Әхтәмова, Таңчулпан Низаева, Гүзәлия Исламова, Гөлнара Хәйруллина, Айгөл Мөхәммәтҗанова, Ләйсән Нуриәхмәтова, Эльвира Вәлиева, Гөлсинә Садретдинова, Гөлназ Сагынбаева, Елизавета Сугоняева, Гөлназ Ганиева, Ләйсән Лачинова өчен актив укучыларыбыз тавыш бирде. Аларга моның өчен аерым рәхмәт. Катнашучылар арасында 95 яшьлек әби һәм дүрт яшьлек кызчык, төрле һөнәр, катлам затлары бар. Моңа карамастан, мљхтәрәм гүзәл затларыбыз гомернең һәр мизгелендә яшәве кызыклы булуын дәлилли ала. Ә яшәргә аларга яраткан эш, актив җәмгыять эшчәнлеге, спорт белән шөгыльләнү һәм мавыгулары ярдәм итә.



Гүзәлләребезне ихлас тәбриклибез, киләчәктә дә шундый ук матуркайлар булып калуларын телибез!


Читайте нас: