Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
19 июнь 2020, 16:12

Арышыңны урыйм

Арышыңны урыйм

Арышыңны урыйм, бодаеңны сугыйм,
Аңламассың хәзер дөньясын.
− Яшьләр азды, − диеп картлар елый,
Яшь башыңны кая куярсың?

Кая барма, шунда картлар хуҗа,
Элеккедән тамыр җәйгәннәр.
Яңа уйлар бездә туа алмый,
Борынгыча үтә бәйрәмнәр.

Кая барма, шунда аксакаллар
Яшь буынга акыл өйрәтә.
Артык булса, бал да ачы шул ул,
Артык вәгазь бик тиз йөдәтә.

Кая барма, шунда картлар түрдә,
Безгә сүзне азак бирәләр.
Кадереңне бездә бигрәк “иртә”,
Тик картайгач кына беләләр.

Арышыңны урыйм, бодаеңны сугыйм,
Вәт яшибез кызык заманда.
Без, яшьләргә, әле түзеп була,
Азган картлар бигрәк яман ла.

Искиткеч яхшы күрше

Яңа күршем
Бигрәк текә инде.
Җиде йозак белән ишеге.
И мактана инде көнгә чыкса:
“Бурлар алмый безнең ишене”.

Ихатада эте
Бозау хәтле,
Кешеләрне кабып йотарлык.
Ә коймалар биек, өстенә менсәң,
Куллар белән болыт тотарлык.

Тик мин дә бит
Елак малай түгел,
Бүген генә җиргә килмәгән.
Чистартырга дисәң, әмәл табып,
Йортлар юктыр әле кермәгән.

Иртәгәсен
Күршем йөгереп йөри,
Әйтерсең лә, үзе – ураган:
“Беләсеңме? Минем бер мәнсезе
Бөтен алтынымны урлаган”.

Ни көлергә,
Ни еларга белмим,
Кайгыларга баткан хуҗадан.
Ул бурларны мәйтәм, урлыйм дисә,
Урлый инде кереп морҗадан.

Илек тал-тирәкләре

Илек тал-тирәкләре −
Авылым бизәкләре.
Җилләрдә таллар шаулавы
Өзәдер үзәкләрне.

Төшләргә керә таллар,
Сагындыра шул алар.
Кемнәр Илектә туганнар
Мине сүзсез дә аңлар.

Илек тал-тирәкләре −
Авылым бизәкләре.
Яңгырда таллар елавы
Теләдер йөрәкләрне.

Төшләргә керә таллар,
Сагындыра шул алар.
Кемнәр Илектә булганнар
Мине сүзсез дә аңлар.

Илек тал-тирәкләре -
Авылым бизәкләре.
Таңнарда таллар тынлыгы
Өзәдер үзәкләрне.
Төшләргә керә таллар,
Сагындыра шул алар.
Кемнәр Илектә булмаган
Талларны күргәч, аңлар.

Кайтарыгыз мине Илегемә
Җаным чыкса тәннән Мәскәүләрдә,
Калдырмагыз мине Мәскәүләрдә.
«Чечен!» − диеп санламаслар мине,
Юл куерлар бары мескенләүгә.

Җаным чыкса тәннән Казаннарда,
Калдырмагыз мине Казаннарда,
«Башкорт!!» − диеп санламаслар мине,
Юк, салмагыз соңгы казаларга.

Җаным чыкса тәннән Уфаларда,
Калдырмагыз мине Уфаларда,
«Татар!!!» − диеп санламаслар мине
Юк, кирәкми башка җәфаларга.

Кайтарыгыз мине Илегемә,
Пар атларны куып җилле генә,
Гыйсъянчы улын гомер буе
Чит итмәде Илек җире генә.
Руслан СӨЛӘЙМАНОВ.
Читайте нас: