Көннәрдән бер көнне кичен гадәттәгечә салмыш кайтып керсә, фатирын ду китереп ике ир бала йөгереп йөргәненә тап булды. Моңа кадәр бала тавышы ишетмәгән җансыз стеналар да моңа гаҗәпләнгән кебек иде, ә Павелны сөйләп торасы да түгел. Башка берәү дә күренмәде. Телсез калган хуҗа кинәт айныгандай итте. Шул вакытта пакет-пакет төянеп, Гөлсем килеп керде.
– О әтисе дә кайткан!..– дип авызын ерды хатын. Алып кайтканнарны аш бүлмәсенә илтеп ыргытты да: Таныш бул, җаным, бу малайлар минем улларым – Егорка һәм Марсель. Син әтиләре булырсың инде...
Мондый яңалыктан коты алынган ирнең йөзенә карарлык түгел иде. Тик хатын моны әллә күрмәде, әллә күрергә теләмәде, һаман мәҗбүри тагылган балаларны әтиләре ягына этәрде. Берсеннән-берсе кечерәк ике сабыйга карап катты Павел, тегеләре дә аптырашта иде кебек. Шунда кечерәге килеп кулындагы машинасын күрсәтеп, үз телендә нидер быкылдап, аның кочагына керде. Ир, сабыйны кызгандымы, этеп җибәрә алмады. Бары тик төнлә, балалар йоклагач кына, ир белән хатын беренчегә ныклап өзештеләр.
Хатын-кызның иң зур коралы – күз яшьләре дип уйлаганнар бик нык ялгыша. Алар Павелның наз һәм җылылык күрмәгәнлектән тутыга башлаган күңелен эретә алмады. Әмма хатын моңа ваемсыз калды, хафалана белми идеме инде. Өстәлгә бер ярты утыртуы булды – ир чарасыз калды, аның колына әйләнде. Ир-атны әнә шулай җиңәргә өйрәнгән иде, күрәсең, Гуля-Гөлсем. Өченчегә ана булачагы хакындагы хәбәрне ишеткәч, хуҗаның йөзе бөтенләй яктырды. Исерек булса да, ул да кеше бит, аның да гомерендә бер булса да үз баласын кулына аласы, үз дәвамын күрәсе килә иде. Шуңа да Гуляны кичерде ул.
Төнге ызгыштан соң, тату таң атты. Павел аны яңача яши башларга кирәк дигән карар белән каршылады. Кешечә яшәргә кирәк дигәнне хатынына да әйтте. Тик күнегелгән тормыш, хәмер сазлыгы аларның икесен дә үзенә буйсындырган иде инде. Ни үзе, ни Гөлсем вак-вак салудан туктый алмады. Тамак чылату гадәте бәла-җәзаны көттермәде: Гөлсем үле бала тапты. Туачак сабый хакына эчүдән тыелырга уйлаган Павел кайгыны аракы белән басарга ябышты. Кабат элеккеге дуслар табылды, хәсрәтне уртаклашып сүзләр сөйләнде, аракы елгалап акты.... Артык тамак карыйсы юк дип үзен тынычланган Гөлсем дә, кайгыны башкалар белән уртакка бүлеп, һәр әйтелгәннәрне куәтләп, рюмкасын күтәрде. Кайвакыт ире аның битарафлыгына хәйран кала иде. Әмма кырык градуслы зәмзәм суы акылны тиз томалый, уйларга урын калдырмады.
Эчү алга киткән җирдә, башкасы артка китә. Ир-ат эчсә ярты йорт яна, хатын эчсә, йорт тулысынча яна, ди халык. Юк, йортлары янмады аларның. Әмма торыр урынсыз калдылар. Кайчандыр шушы фатирга гына кызыгып кәләш булып килеп кергән Гөлсем, уртак учакны саклап кала алмады. Вакытында исәп-хисапны башкармаганга аларны фатирдан чыгардылар. Ике балалы гаилә урамда калмасын өчен риелтор аларга тиешле хакка түбә табып бирәм дип вәгъдәләде. Алар язмышлары кайда тәгәрәсә, шуңа ризалашып, яшәүне дәвам иттеләр. Ахыр чиктә, Гөлсемнең туган ягына кайтып егылудан яхшырагы юк дигән фикергә килделәр.
Көннәрдән бер көнне Сабира апаның капкасы алдына Газель туктады. Аннан саллы гына киенгән абзый төшеп, аңа икешәр тартма савыт-саба, балалар киеме һәм бер чемодан калдырып китте.
–Үзләре берничә көннән соң кайтып җитәрләр, узышлый кертеп чыгарга сорадылар, – диде дә кузгалып китте. Кемнәр ул үзләре әйтелмәсә дә, хуҗабикә аңлады. Бу елдан артыграк аның оныкларын тарткалаша-тарткалаша алып киткән кызы Гөлсем булмый кем булсын тагын. Озак үгетләп карады кызын ул, малайларны да алып китмәвен сорады. Чөнки халык телендә күптән инде кызының яман даны таралган иде. Аңа ышанып бала биреп җибәрәсе килмәде. Тик нишләсен, бар документлар аның кулында, җибәрде, әмма капкадан озатып калганда каты итеп әйтте:
– Кабат кайтып, торырга керт, балаларны карап тор, димә, үзең кара! –диде.
Әле менә әйберләре үзләреннән алда килеп төшкәч тә, әйткән сүзләреннән кайтмады: кызының “байлыгын” йортына кертмәде. Яңгырдан сакларлык кына япкалаштырды да, өенә кереп китте. Шушы көннән йөрәгенә тынгылык калмады. Кеше арасына чыгарлыгын калдырмады юлдан язган кызы. Ни өчен шулай булып үсте соң ул, дип ана үз-үзенә бу сорауны аз бирмәде. Артык яратып шулай иттеме ул аны. Алай итсәң, яратуның артыгы буламени? Аңламады моны Сабира.
Кайттылар алар. Кызы да онытмаган ана сүзләрен – килеп урамады. Әйберләрне алырга да чит-ятларны яллады. Риелтор бүлеп биргән акчага кечкенә кетәклекне хәтерләткән йорт алдылар. Ни гаҗәп эшкә кереп эшләү турында ни ир, ни хатыны уйламады. Эш булмагач, акча юк, акча булмагач, башкасы юк. Кем ни бирә, шуның белән көн күрделәр. Шәһәрдә башланган өзлексез бәйрәм итүләр авылда да дәвам итте. Тиздән йортның урам ягындагы коймалардан тыш, агач капкасы, багана, коймалары утын итеп ягылып бетте. Утсыз, газсыз тормышка гаҗәпләнмичә, алар яшәүләрен белде.
Бәйрәм итәргә яратучылар кайда да бар. Шуңа да яңа дуслар барлыкка килде. Ә көннәрнең берсендә шул дусларның берсе белән Гөлсем ике баласын ташлап, чыгып китте һәм шул чыгудан бөтенләе белән гаип булды. Күпмедәндер авылдашларынң берсе аны базар чатында күреп, балаларны ташлаганы өчен битен ертып барын да әйткән, каты итеп шелтәләгән. Ә кәккүк-ана нибары: ”Нишлим соң, лябувь бит!” – дип тешсез авызын ерган... Хәбәрне, әлбәттә, авылдагыларга кайтарып ирештерделәр.
Башта Павел хатынын көтте. Кайтыр, кайтмый калмас, балалары бар, минеке түгел, аның үзенеке бит дип уйлады. Хәер, бу вакытка ул әти дип йөрегән малайлар үзенекенә әйләнгән иде инде. Көн артыннан көн үтеп тә, айлар айларны алыштыра башлагач, өметен өзде. Бу вакытка “кабат кертмим” дигән Сабира карчык да тиешле документлар җыеп, малайларны алып китте. Аларны озатырга чыкканда, Павелның тоныкланган күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты. Сүз-хискә саран ирнең битеннән фәкыйрь тамчылар тамды, ә күңеле бу вакытта үксеп-үксеп елый иде. Хәзер ул чит-ят тарафта япа-ялгызы калды... Аның эчке газабын күрмәс өчен, Сабира да күзләрен читкә борды. “Кеше баласын карамассың, үзеңне генә карарсың, тормышың җиңеләер,“– дип эчтән кияве алдында никадәр акланса да, тулысынча дөрес эшләдем дип уйлый алмады. Тик балаларны монда калдырса да, ут йотып яшәячәген ул ачык белә, иң яхшысы – күз алдында булулары инде дип, үз-үзен ризалатты.
Тормыш баскычыннан түбән тәгәрәгәнгә коткару тәгәрмәче бирүче табылмаса, ул тагы да аскарак төшеп китәчәге көн кебек ачык. Павел да нәкъ шулай – Павел булудан туктап, Урыска әйләнде. Кыш дими, көз дими, җәенә карамый кешегә ялланып көн күрә. Борчылырга, хәсрәтләнергә җан атып торган балалары, якыннары булмаган затка яшәве җиңелдерме, әллә киресенчә, күпкә авырдырмы бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма “ярый әле көн үтте”гә корылган тормыш бәхет дигән төшенчәгә якын килә алмаячак. Бәхет-сәгадәтнең мәгънәсен, кадерен Павел кебек сәләмә киенгән, рухи үлгән, җаны чыгарга әзер торганнар аңламыйдыр да, мөгаен. Ә бүгенгә көненә бер тапкыр гына ашарга күнеккән Урыс “Иртә булмаса төш булыр, төш булмаса, кич булыр” такмагын борын эченнән көйли-көйли урам гизеп төшеп килә. Аның өчен бүгенгесе булып та, иртәгәсе көн туармы соң?