Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
16 март 2020, 17:27

Авылым мәзәкләре

Авылым мәзәкләре

Авылым мәзәкләре

Бер генә рәдәвәй иде

Кыш урталары. Яктырып та бетмәстән, Яһүдә абзый Сәет бригадасы ат абзарында коедан чиләкләп су алып, малкайларны эчерә. Бүреген салып ташлаган, пеләш башыннан пар күтәрелә.

–Нәрсә, Яһүдә абзый? Бик кызгансың, кичә әллә ары-бире салган идеңме? – димен.

– Әйе, ашта булдык.

–Кемнәрдә? Кемнәр белән сыйландыгыз инде?

– Әминнәрдә булдык. Гел нәчәлство иде – партком Әбелкәрам, мәктәп директоры Рафаэль, укытучы Әмин, бригадир Фәһим, завуч Нәсәих, мин. Рәдәвәйләрдән бер Фәрит кенә иде, – диде Яһүдә абзый.
Фәрит – гади конюх, ә ул үзе өлкән ат караучы иде.

Югалып калмаган

Ындыр табагыннан посадка аша гына чљгендер басуы. Әхтәм абзый хатынына татлы тамыр кисешергә килә. Утыз-кырык килограмм чөгендерне капчыклап өенә ташый. Менә өченчегә ындыр табагы яныннан узганда М. Горький исемендәге колхоз рәисе Вадим Исхаков очрый.
– Әхтәм абзый чөгендерне кая алып барасың? – ди ул.
– Менә иртән чөгендер ташырга трактор бирәбез дигәннәр иде дә, күренмәде әле. Аптырап, ындыр табагына капчыклап њзем ташырга булдым инде, – дигән тегесе һич тә югалып калмый.

Өчтән дә калмам инде

Рим белән Фәһимнең типсә тимер өзәрдәй, аю белән көрәшердәй утыз биш-кырык яшьлек чаклары. Берсе фермада мал карый, икенчесе – бригадир.
Рим, салкын тидереп, эшкә бармаган. Урамда газ үткәрү өчен траншея аша салынган басмадан чыкканда таеп егылып, аягын да авырттырган. Икенче көнне бик пошаман гына капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыра. Урамнан Фәһим узып бара.
–Яшьтәш, хәлләр ничек? Исәнлекме? – ди.
–Хәлләр шәптән түгел. Син тазарак күренәсең, бер биш ел яшәрсең әле. Мин өчтән дә калмам инде, – дип җаваплаган тегесе.
Алар икесе дә бакыйлыкка туксанга якынлашып күчтеләр.

Рәиф НАЗАРОВ.

Әхмәт авылы.

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сездән шундый шаян кешеләр, мәзәк хәлләр турында хатлар көтәбез. Аларны[email protected] электрон почтага яки Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча Илдар ХАФИЗОВКА юллагыз.

Читайте нас: