Әдәби бит
Ничәнче яз, ничәнче җәй синсез...
Нәсер
Бу матурлыкны күрергә янымда тик син генә юк! Ничәнче яз, ничәнче җәй синсез килә... Ә тормыш дәвам итә. Ул синең юклыгыңны сизми дә күрәсең... Нәрсә аңа бер кеше гомере?..
Синсез үтә көннәребез... Якты кояшлы, көләч көннәр берсен-берсе куалый үтеп тора, күңелне шомлыкка салып киткән яңгырлы көннәр, айлы тыныч төннәр дә, буранлы кичләр дә синсез, бары да синсез, бары да синсез... Улларыңа истәлек булып, рамдагы сурәтең тора. Ни кызганыч, дүртәүләп төшкән бер генә истәлек калса... Бәләкәчебез юк-юк та фотоальбомыбызны карарга утыра. Инде күп караудан битләре таушалып, ертылып төшеп беткән бу альбом – үткәннәрне чагылдырган бердәнбер хатирә. Үзе хәтерләмәгән, үзе аңлы рәвештә “Әтием!” дип беркайчан да эндәшмәгән сабыйның үзен әтисе янында күрәсе килә шулай. Әтиле буласы килә! Ә беркөнне ул, әле теле чак-чак ачылып, үз фикерләрен тирә-юньдәгеләр белән уртаклаша гына башлаганда, рамдагы фотосурәтне күтәреп яныма йөгереп килгән дә татар һәм рус сүзләрен буташтырып: “Әни, кара: бу – минем абыем, бу – әнием, бу – әтием... Ә син миңа “абыем, әнием, әтием и мин “купишь?” – диде. И сабый, фотосурәтне ясап та була, әмма әтине сатып алып буламы соң... тел төбең бит шул синең... Әтиле, бик әтиле буласы килә... Беркөнне күрше бабайга ияреп йөреп, бик җитди кыяфәттә, үзенең эч-серләрен сөйләгән: "Менә әти табарга иде әле..." И нарасый, кемдер бер саксызы күңелеңә шундый коткы салган, ә син үзеңнең беркатлылыгың белән шуны чынга аласың. Башка малайларны иртән әтиләре машина белән балалар бакчасына алып килгәндә дә, машина-уенчыклар ватылып, аларны төзеткәндә дә, башка балаларның әтиләре улларын күтәреп алып, күккә чөйгәндә дә әтиле буласы килә... Бик килә! Әмма әти генә юк янда... Күрәсеңме, ул әти эзләргә булган... Көннәрдән бер көнне балаңның әтисезлек белән килешмичә, шулай аптырау катыш: “Нигә минем генә әтием булмаска тиеш?” дигән сораулар кочагында каласын уйладың микән син берәр? Ник хыянәт иттең син улларыңа, ник аларны ятим калдырдың? Сорау артыннан сорау гына туа, ә җаваплары, гадәттәгечә, юк...
Җавапларын озак эзләдем, әмма бүгенгә кадер таба алганым юк... Сорауларын бирәмен дә, каршы миңа тынлык эндәшә...
Кара төндә ялгыз өйдә
Үзем белән сөйләшәм...
Үземә түгел, бары сиңа
Күңелем белән эндәшәм.
Эч-серләрем сиңа сөйләп,
Тынлык белән серләшәм.
Тынлык әйтә: ”Нихәл, кызым,
Һаман әле берүзең...
Ә миңа синсез, матурым,
Яшәүләре күңелсез...
Син булмасаң, ни эшләрмен,
Кем мине шулай тыңлар,
Кемнәр ялгызы калгачтын
Минем белән сөйләшер?"
Ялгыз гына тыңлыйм аны,
Кем белән сөйләшим соң?
Ятимлектән чаралар юк,
Ничек кенә түзим соң?
Ятимлекнең ни икәнен
Белми яши тик сабый.
Ялгызлыкның ачылыгын
Беләсең татып карый.
Зур улым Рәсимем –
Нечкә күңелле бала.
Әтисен искә төшереп,
Йөрәгем телеп ала:
“Әти безнең шулай итте...
Әтием болай диде...”
Ятимлеген яшерергә
Кайта үткәнгә кире.
Ә кечесе Риязымның
Белгәне юк әтисен.
Үсә төшкәч, ни диярмен,
Таптырса кадерләсен?..
Менә җавап бирер чаклар җитте дә инде. Ниләр дип аңа аңлатырга, нинди сүзләр табарга... Әйләнә-тирәгә карый да, барысының да әтисе, әнисе, баласы булырга тиеш дип исәпли бит ул: “Менә бу малай песи, аңардан зуррагы әнисе, тагы да зуррагы әтисе”, – дип китаптагы рәсемнәрне карап утыра иде ул әле кайчан гына... Ә син фотосурәттән боларның барысына да моңсу гына күз ташлагансың... Безнең янәшәдә син юк, димәк, китаптагы тормыш чынлап та яхшырак, әйбәтрәк булып чыга түгелме соң? Эндәшмисең... эндәшә алмыйсың... мин янә тынлык белән генә сөйләшәм. Хәзер улыбыз алай дип әйтми дә, әти дә эзләми, ул үсте инде. Чынбарлык һәм китаптагы тормыш бер-берсеннән шактый аерылуына да төшенде.
Кабат язлар килде, җәйләр җитәр... Язлар шаулап узып, җәй белән тоташкан төнне безне үзең теләп, мәңгелеккә ташлап киттең... Ничәнче яз, ничәнче җәй...Вакыт сизелми узып тора.
Кабат язлар килде, җәйләр җитәр... Минем генә күңелемдә кабат язлар ямен кабызучы, җәйләр җылысын бүләк итүче, балаларыма ата назын өләшүче булмас. Тик шулай да яшәү дәвам итә. Улларым үсеп килә, күңелем шуңа сөенә. Улларыңда син дә яшисең, синең дә эзең суынмаган бу дөньяда, син дә алар белән бергә яшисең... Шулай булгач, мин кабат ялгыз калып, кара төндә тагын да сиңа эндәшем, мин тагын да тынлык белән улларым хакында сөйләп серләшәм...
Әлфия АРСЛАНОВА.