Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 март 2019, 16:48

Шигърият бәйрәме

Әдәби тормыш

Шигърият бәйрәме

Мәдәният-спорт комплексының зур залында Бөтендөнья шигърият көненә һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган шигърият бәйрәме үтте.


Мәдәният бњлеге начальнигы Флидә Мөхәммәтҗанова җыелучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аннан Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипова җыр башкарды.

Шигърият сөючеләр авторлар – 1нче Кушнаренко урта мәктәбе укучысы Камилә Идрисова, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Александр Десяткин, Иске Баскак авылында туып, бүген Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Вячеслав Васильев, 1нче урта мәктәп укытучысы Зөлфия Әхмәтшина, Иске Тукмаклы авылы фермеры Риф Сәхипгәрәев, район гәзите мөхәррире урынбасары Илдар Хафизов, Иске Камышлы авылыннан Зөһрә Хәбибуллина, Әхмәттән Фәнисә Фәхретдинова, Бакайдан Рамил Бакаев, Иске Тукмаклыдан Фаил Әлимов, Кушнаренкодан Әдһәм Бәдретдинов, Фәйләс Муллагалиев һәм Фәния Хөсәенованың чыгышларын ихлас бирелеп тыңладылар, Иске Тукмаклы авылыннан Роза Якупова, Югары Сәеттән Резида Сабитова, Әхмәттән Фирдәүсә Зәлбәшәрова һәм Илсөяр Саттарова Илдар Хафизов, Риф Сәхипгәрәев һәм Фәнисә Фәхретдинова сүзләренә үзләре иҗат иткән җырларны башкарды.

Нәфис сүз остасы Нәзирә Сәхапова авторларның кайбер шигырьләрен укыды.

Байталлы мәктәбе укытучысы Ләйсән Хәйретдинова һәм 1нче урта мәктәптән Зөлфия Әхмәтшина кичәне бик матур алып барды.

Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы Фәндидә Харрасова, йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, бәйрәмне оештыручыларга, шигырь авторларына һәм барлык шигърият сөючеләргә рәхмәт белдерде һәм районда иҗат чишмәләренең бер дә саекмавын теләде.


Илүсә ӘСМӘНДИЯРОВА,

район китапханәсенең китап укучыларны хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе.

Читайте нас: