Яңа көн
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
1 март 2019, 17:19

Минем әнием Гүзәл

Минем әнием Гүзәл


Гүзәлләрнең иң гүзәле,
Минем әнием Гүзәл.
Аның шундый булуына
Сокланмыйча кем түзәр.


Кулларыннан гөл түгелә–
Бәйли, тегә, пешерә.
Гөлчәчәкләр дә үстерә,
Хәтта рәсем төшерә.


Һәр эшкә безне өйрәтә
Зур сабырлыклар белән.
Әниемә каян соң ул
Шундый түземлек килгән.


Әнием куллары тигән
Ризыклар да бик тәмле.
Ул янда булганда гына,
Йортыбыз эче ямьле.


Иртә белән тора үзе,
Йоклап кайчан өлгерә.
Өйдә эшләрен бетереп,
Аннан эшкә йөгерә.


Намуслы ул эшендә дә,
Минем әни – хисапчы.
Тыныч, сабыр булган өчен
Эшләре дә сыйфатлы.


Чын күңелдән котлыйм, әни!
Бәйрәмнәр белән сине!
Бәхеттән һәрчак йөзләрең
Елмаеп торса иде!


Камилла ИДРИСОВА,

1нче Кушнаренко урта мәктәбенећ 5 сыйныф укучысы.

Читайте нас: