Яңа көн
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
30 гыйнвар 2019, 12:43

Ак кар ява

Ак кар ява


Күңел көтә ап-ак кышны

Җиргә ява яңа кар,

Кап-кара җир акка чума,

Сафлык ява, ява кар!

Өр-яңа ел килде илгә,

Өмет төреп ак карга.

Өр-яңа бәхетләр теләп,

Көтеп торыгыз алда.

Имин еллар килсен иде

Могҗизалы бу дөньяга.

Ак буранлы сихри мизгел

Чыћлый кышкы юлларда.

Кар бураны дулый-дулый

Көрткә күмде бар дөньяны,

Яңа еллар алып килсен

Энҗе карлы ак нурларны...



Кышкы могҗиза


Кара төн пәрдәсен ерып

Иңде җиргә ак тынлык.

Бар дљньяны шул мизгелдә

Басты сихри яктылык...

Тетрәде шулчак күңелем,

Таралды чыңлап сер-моң.

Бурап-бурап ява карлар

Язларда чыңлармы соң?!

Эреп ага ак болытлар,

Чайкала җилдә томан.

Җир-ананы сихри аклык

Кочакка алды сыман...

Кар бураны дулый-дулый

Кљрткә күмде урамны.

Ыгы-зыгы, дөнья чүбе

Кар астында югалды.

Әйтерсең дә табигатьне

Юып үтте ак буран,

Могҗизалы әкияттән

Сихри мизгелләр тулган.

Җаныма иман сарылды,

Изге теләктә торам.

Җан аклыгы тели күңел –

Чыңлый көмештәй буран…

Суза җырын

Кышларда калган урам...


Сәнидә МИҢНЕГАЛИЕВА.

Шәрип авылы.

Читайте нас: