Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
30 гыйнвар 2019, 12:24

Ач йөрмә син, балам

Ач йөрмә син, балам


«Бәхетле!» диләр сөйләсәм

Авылга кайтып килеп.

Тәмле ашлар белән әни

Сыйлады гына диеп.

Иртән-иртүк коймак, белен,

Аш пешкән инде төшкә.

Кичен тагын тел йотарлык

Ниндидер бер сый көтә.

«Ашамадың да бит, улым,

Китер, өстик токмачын.

Итләрне дә капмадың ич,

Кая соң чыгып качтың?»

Шулай безне кыстый-кыстый

Ашаталар әниләр.

Ач булмасын бәбкәем дип,

Бөтерелеп йөриләр.

Киткәндә дә бик тиз генә

Котылыйм дип уйлама.

Юлга күчтәнәч сумкаңа

Сыеп бетсә ярый ла.

Каз, тавыгы, ите-мае,

Җылы ипиен дә көт.

Бер банка каймак янына

Ике полторушка сљт.

Пакет һәм биштәрләребез

Никадәр зур булса да,

Тутырырлар кебек төсле,

Буш урын калдырмый да!

Кайгыртмаска тырышабыз

Үзебезчә аларны.

Әлбәттә, без ач ятмыйбыз–

Илдә барлык заманы.

Ләкин әнкәй куйган ризык–

Табигый, чын, туклыклы.

Аның кулы тигән нәрсә

Җылы бөрки һәм нурлы.

Күкрәк сөте белән башлап

Гомер буена кадәр

Күпме микъдар безнең өчен

Пешерде икән ашлар.

Бары тик чын аналарга

Хастыр бу сыйфат-килеш.

Ходай тарафыннан шулай

Бирелгән насыйп-өлеш.


Филөс КАМАЛОВ.

Каратәкә авылы.
Читайте нас: