Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
25 гыйнвар 2019, 17:35

Хикәя

Әгәр ул булмаса...

Хикәя


Гөлгенәнең күзе капкадан китмәде. Нәрсә бу? Кемне көтә? Килер-кайтыр кешесе дә юк, ә вакыт тузанын үзендә шактый татыган шушы капка аңа бүген тынгылык бирмәде. Җил искән саен карт сөякләрен шыгырдаткан капка ачылыр да көтелмәгән хәбәр килер кебек. Бертынга хатын хәтта ул хәбәрнең кемнән булачагын да тоемлагандай булды. Әмма озакка түгел: чуалышкан уйлары белгәннәрен дә адаштырды кебек. Эче пошканга үзен эш белән мавыктырырга да тыршып карады. Ә күңел һаман көтүдән узмады...

Һәр адымын кемдер күзләп, бәяләп, сынап торгандай тоелганга, йөрәге утлы табага эләккәндәй тыпырчынды.

– Рамил, син мондамы? – дип үзенә ят тоелган тавыш белән сорап куйды ул кинәт. Соравын сорады, җавап ишетүдән куркып, тизрәк балалары йоклаган якка ашыкты, гүя җавап аңа анда барып ирешмәячәк. Ире үлгәннән соң яклаучысы да, саклаучысы да, терәк-өмете дә нәкъ алар. Сабыйларның өсләрен ябып, үзалдына:

– И Ходаем, нишләтте бит... Юләрләнәм, ахры. Сабырлыклар бирсәче, үзе теләп китте, китсен, борчып йөрмәсен...– дип сөйләнде.

Күзәтүчесе ул – ире икәненә шиге юк иде. Кырыгы тулмыйча йортны ташларга ашыкмый, күрәсең.

(Хикәянең дәвамын гәзитебезнең 25 һәм 29 гыйнвар саннарыннан укый аласыз).

Әлфия Арсланова.
Читайте нас: