Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
18 декабрь 2018, 13:59

«Яңа көн» – җырлы күңел

«Яңа көн» – җырлы күңел


Туган телебезне кадерләп, бер-берсе белән аралашу чарасы итеп, халкыбызгаҗиткереп торган «Яңа көн» гәзите хезмәткәрләренә багышлыйм.

Билгесез йолдыз чиртә дә

Югала зәңгәр чиктә.

Таныш түгел дияр идем,

Яна якында, күктә...

Көтеп алам шул йолдызны,

Сүз катарга бүген дә:

Югалма, дип, якты йолдыз,

Балкып ян күк йөзендә!

Син бит күңел күгендәге

Билгесез йолдыз түгел.

Шигъриятне кыйбла иткән

«Яңа көн» – җырлы күңел.

Шигъри җаным синнәндер ул,

Сәбәп юк зарланырга.

«Яңа көн»ем – иҗат дустым,

Укысын дусларың да!


Сәнидә МИҢНЕГАЛИЕВА.

Шәрип авылы.

Читайте нас: