Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
10 декабрь 2018, 16:36

Минем әти. Син булганда.

Минем әти


Минем әтием дөньяда

Иң көчле, батыр кеше.

Уңганлыкта, шаянлыкта

Юктыр да аның ише.

Әни белән икебезне

Кызык сөйләп көлдерә.

Дәресләремне тикшерә,

Бар эшкә дә өлгерә.

Кышкы урманда икәүләп

Без чаңгыда йөрибез.

Фотога төшерергә дип

Тиен, куян көзлибез.

Җәйләр җитсә, бергәләшеп

Болын-кырга чыгабыз.

Тәмле җиләкләр җыябыз,

Печәнен дә чабабыз.

Дуслар әйтә, синең әти

Бигрәк инде “деловой”.

Чынлап, дуслар, горурланам

Минем әти “мировой” (во!).

Син булганда


Табигатьтән, ахры,

бирелгәндер

Бар күңелең тулы изгелек.

Яшисең бит түкми-чәчми,

Кешеләргә кылып игелек.

Эчке яктылыгың йөз-көзгеңдә

Нурлар сибеп тора күзләрең.

Җаным өшеп–туңып елаганда

Шифа була әйткән сүзләрең.

Син булганда мин яшимен шулай,

Берүк синнзн аермасын,

Ходай!


Фәнисә ФӘХРЕТДИНОВА.

Әхмәт авылы.
Читайте нас: