Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 февраль 2023, 11:07

Аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, тазалык телим

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сайтыгызда игълан ителгән «Супер әни» конкурсына Илморза авылында гомер кичерүче сөекле әнием Усманова Вера Хаматнур кызы хакында язарга булдым.

Аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, тазалык телим
Аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, тазалык телим

 

Минем өчен ул чын-чыннан «супер әни». Чөнки ул бар нәрсәгә җитешә: тәмле ризыклар пешерә, гәзит-журналлар укый. Кадерле кешем Бөре педагогия институтын тәмамлап, гомерен балалар укытуга багышлый. Иске Камышлы урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәреннән укыта. Безне, ике баласын, үстерде.

Энем 21 яшендә вафат булды. Әниемнең бердәнбер баласы – мин, кызы Рима гына калдым. Әниемә быел 5 августта 78 яшь тулачак. Аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, тазалык телим.


Ихтирам белән Рима Кәримова.

Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: