Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2022, 11:17

Донор көннәренә чакырабыз

Район больницасы республика кан алу станциясе белән берлектә 3 һәм 4 августта терапия корпусының көндезге стационар бинасында Донор көннәре үткәрү. 120 кеше килүе планлаштырыла.

Донор көннәренә чакырабыз
Донор көннәренә чакырабыз

 

Кан бирү алдындагы кљнне шактый каты диета тотарга: әче, кыздырылган, ысланган, тозланган ризыклары, шулай ук банан, чикләвек, йомырка һәм сөт продукциясен ашамаска кирәк.

Кан бирәсе иртәне күмәч белән шикәрле чәй, гади печенье, майсыз ипи һәм суда пешерелгән ботка ашарга тәкъдим ителә. Ковидтан прививка ясаткан булсагыз, вакцинаның икенче дозасын алганнан соң 30 көн үткәнче кан бирүдән тыелып торырыга кирәк. Коронавирус белән авырып, савыккан кешеләргә 120 кљнгә кадәр кан бирми тору яхшырак.

 Кан бирергә килүчеләрнең үзләре белән паспорты, индивидуаль саклану чаралары булырга тиеш.

Барлык донорларга ихлас рәхмәт белдерәбез! Донорлык – кемнең дә булса гомерен коткарып калу гына тњгел, бәлки үзеңне авыр минутта ярдәмгә килергә әзер кешеләрнең зур һәм бердәм хәрәкәтендә булуыңны тою да ул.

Район больницасы администрациясе.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: